Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Татар бистәсенең сакланып калуына куркыныч яный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Интернетта Әстерханның Татар бистәсен саклап калуда ярдәм сораган мөрәҗәгать таралды. Аны язучылар сүзләренчә, түрәләр Татарстан бистәсендәге йортны сүтмәкчеләр. Хәзер аны саклап кала алмасак, киләчәктә бу бөтен Татар бистәсен юк итүгә китерәчәк дип саный алар.

Элек Татар бистәсендәге йортларны сүтәргә тырышканнар, әмма халык каршы төшеп саклап кала алган. Хәзер бер йортның түшәме ишелгән. "Шуңа бөтен йортларны авария хәлендә дип сүтәргә сәбәп табылган", ди мөрәҗәгатьне язучылар.

Алар Русия президенты, өлкә губернаторы, шәһәр мэры һәм прокуратурага хатлар язган. Имза җыю башланган.

Мөрәҗәгатьтә ике йорт (берсе кирпеч, икенчесе агач) телгә алына. Әлеге йортлар Татар бистәсе үзәгендә үк урнашкан. Ике йорт та тарихи, алар сәүдәгәр Измайловларныкы булган. Хәзерге Тамбовская урамы ул вакытта алар хөрмәтенә Измайловская дип аталган.

Даут Измайлов ярдәме белән Әстерханда билгеле Кызыл мәчет төзелә. Соңрак бу искә алган йортларда Фәкыйрь татарлар хәйрия үзәге, аның каршында аерым малайлар һәм кызлар мәктәбе, ятимнәр өчен яшәү урыннары була. Аларда йөзләрчә малай һәм кызлар белем ала.

"Әгәр бу кирпеч йортны һәм ишегалдын тулаем саклап калмасак, бөтен Татар бистәсен җимерү башланачак һәм аның урынына чираттагы күп катлы йортларны төзеп куячаклар. Моны булдырмас өчен җәмәгатьчелек ярдәме кирәк", дип яза төбәк белгече Наил Бәширов.

Тамбовская урамы 21 йорт һәм Бэр урамы 19 йорты кергән ишегалдында берничә фатир бар. Берсендә 6 фатир, икенчесендә 5 фатир бар һәм алардан кала ике аерым йорт бар, аларда да берсендә ике, берсендә бер фатир. Түшәм дә шул кирпеч фатирларның берсендә ишелеп төшкән. Чөнки элекке хуҗабикә 15 ел элек залны киңәйтү өчен диварны сүткән булган.

Шәһәр үзәгендә урнашкан булу сәбәпле, элек эшмәкәрләр инде йортны сүтү өчен авария хәлендә дип танырга тырышкан. Әмма анда яшәүчеләр саклап кала алган, чөнки күбесе монда буыннан-буынга яши. Алар тавыш күтәргән

"Түшәм ишелү бөтен кирпеч йортка куркыныч тудырмый, аны торгызып һәм саклап була", ди мөрәҗәгать язучылар.

Ике йорт тарихи кыйммәткә ия. Монда заманында татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы гөрләгән. Казан һәм Оренбурдан соң, Әстерхан татарларның мәдәни үзәге булып торган.

"Авария хәлендә дип танып кирпеч йортны сүтү бу Әстерхан тарихына карата хөрмәтсезлек. Киресенчә аны дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәйкәл итмәле. Яки андагы кешеләрне өлешчә яки тулаем күчереп, йортны торгызу өчен мөмкинлек туганчы саклап калу кирәк. Гәрчә торгызуга зур акчалар да таләп ителми", диелә Путинга хатта.

Элегрәк Әстерханнан төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов Азатлыкка әйткәнчә тарихи яктан караганда, Әстерханда Татар бистәсе җирләре элек зуррак булган, хәзер аны кечерәйткәннәр.

Инде Үзәк мәчет тә Татар бистәсе җирлегенә керми. Наил әфәнде әйтүенчә, бу 90нчы елларда шәһәрне бүлү нәтиҗәсендә килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле булуы ихтимал.

"Ярар, һичьюгы бистәне калдырдылар. Хәзер йортларның авария хәлендә булуына сылтап, кешеләрне күчереп, йортларны сүтәләр. Татар бистәсенең икенче ягында инде күпкатлы йортлар төзелә. Бернинди матурлыгы булмаган бер калыптагы биналар.

Татар бистәсендә агач йортлар. Мин яши торган йорт элек мәдрәсә булган, ишегалдыбыз иркен. Авария хәлендә дип сөйли башлагач, йорттагы бөтен халыкны күтәрдем, депутатларга хатлар яздык. Әлегә саклап кала алдык. Гомумән, бу авария хәлендә дип тамга салынган йортларны җимерү нәтиҗәсендә Татар бистәсенең 70%ы юкка чыгачак. Бу матурлыкны саклап каласы иде", дип сөйләгән иде ул Азатлык Радиосына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG