Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга озайтты

Иллюстратив фото

Алар ким дигәндә 2026 ел башына кадәр гамәлдә булачак.

Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга озайтты.

Бу хакта Брүссельдәге Европа берлеге самитыннан соң узган матбугат очрашуныда Польша премьер-министры Доналд Туск әйтте.

Санкцияләр арасында Русиянең миллиардларча евро күләмендәге байлыкларны туңдыру да бар. Бу акчалардан кергән табыш соңгы вакытта Украина ярдәм итүгә тотыла.

Шул ук вакытта Русиягә каршы санкцияләрнең "18нче җыелмасы" самитта кабул ителмәде. Аны кабул итүгә Маҗарстан белән Словакия каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!